Татарстанда барлык халык өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Бу коронавирус таралмасын өчен кирәк. Өйләреннән өзлексез цикл предприятиеләрендә, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, азык-төлек товарларын сату белән бәйле учреждениеләрдә, даруханәләрдә һәм тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче башка оешмаларда эшләүче гражданнар гына чыга ала.
⠀
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 30 мартындагы 234 номерлы карары нигезендә 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар үз-үзеңне изоляцияләү урыныннан бары тик кичектергесез медицина ярдәме кирәк булган яисә тормышка һәм сәламәтлегенә турыдан-туры янау булган очракта гына китәргә мөмкин, дип билгели. Пенсионерлар, ялгыз кешеләр һәм инвалидлар өчен азык-төлек, дарулар һәм беренче чиратта кирәк-яраклар китерү оештырылган– 8 800 200 34 11, (843) 598-3-598, (843) 238 1000.
⠀
Республиканың калган халкы өйләреннән чыга ала:
- якындагы азык-төлек кибетләренә һәм даруханәләргә кадәр,
- этләрне урамда йөртү өчен (радиуста – 100 метр) йорттан),
- чүп чыгару (якындагы контейнерларга кадәр),
- кичектергесез медицина ярдәме алу өчен.
Татарстан территориясендә туктатылган:
- сәүдә үзәкләре, сәүдә-күңел ачу комплекслары эшчәнлеге;
- гражданнар катнашында ял итү, күңел ачу, тамаша, спорт, агарту, күргәзмә, реклама һәм башка чаралар, шулай ук паркларда һәм скверларда мондый хезмәтләр күрсәтү;
- гражданнарның санатор-курорт оешмаларында һәм сәламәтләндерү лагерьларында урыннарын броньлау һәм урнаштыру;
- Татарстан буенча йөк ташу, 1 апрельдән кешеләрне ташу туктатыла.
Рөхсәт ителә:
- товарларны дистанцион ысул белән сату,
- җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт күрсәтү дистанцион рәвештә һәм чыгару өчен башкарыла,
- такси хезмәте.
Кайнар линия телефоннары:
«Без ярдәм итәбез» Колл-үзәге: 8(843) 598-3-598
Бер-береңә ярдәм итү буенча кайнар линия #БезБергә: 8 800 200 3411
Бердәм кайнар линия: 8 800 222 5900