Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 26.03.2020 ел «Россия Федерациясе территориясендә яңа коронавирус йогышы таралуга каршы көрәш буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Координация советы президиумы утырышы йомгаклары буенча карарлар турында» һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.20 ел, № 208 «Татарстан Республикасында яңа короновирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» карарын үтәү йөзеннән, яңа короновирус инфекциясе таралу буенча хәл тотрыклыланганчы, Татарстан Республикасының барлык аучылык җир-суларында 2020 елда язгы ау белән бәйле барлык чаралар туктатылды.