Изоляциядәге гражданнарның карантин режимы үтәлешен тикшерү буенча рейдлар

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Балтач районында бүгенге көндә чит илләрдән кайткан 21 граждан исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, барлык кайткан кешеләр 14 көнгә үз-үзләрен изоляцияләүне тәэмин итәргә тиеш.

Көн саен полиция хезмәткәрләре, Роспотребнадзор белән берлектә, изоляциядәге гражданнарның карантин режимы үтәлешен тикшерү буенча рейдлар үткәрә.

Рейдлар барышында хокук бозулар ачыкланмады, изоляциядәге барлык гражданнар да өйләрендә. Үз-үзеңне изоляцияләүче кешеләргә өйдәге изоляция шартларын һәм режимны бозу нәтиҗәләрен аңлаталар.

Үз-үзеңне изоляцияләү астында гаилә әгъзалары һәм башка затлар белән элемтәгә кермичә, фатирда яки өйдә генә тору күздә тотыла.

Изоляцияләнүченең үз торагы территориясендә хокуклары чикләнмәгән, әмма йортын ташлап китәргә хокукы юк (кешеләр белән элемтәгә керү видео/аудио, интернет-элемтә аша мөмкин).

Изоляциядәге гражданнарны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итү өчен туганнары, волонтерлар һәм башка затлар җәлеп ителә ала (изоляцияләнүчеләр белән шәхси контактка кермичә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International