Татарстанда сөт җитештерү арта

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләвенчә, 2020 елның гыйнвар-февраль айларында барлык категория хуҗалыкларда сөт җитештерү 4,3 млн.тонна тәшкил итте, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,8% ка артыграк. Шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында җитештерү 9,1% ка арткан. Иң күп үсешне Краснодар өлкәсе, Рязань, Воронеж, Новосибирск, Калуга өлкәләре һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмалары тәэмин итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, республикада бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклеклек савым 3 805 тонна тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 152 тоннага (+4,2%) күбрәк. Продуктлылыгы буенча Әтнә районы лидерлыкны тота, һәр сыердан 30,9 кг сөт савып алына. Кукмара районында җитештерелә торган сөт күләме буенча беренчелек (көнгә 305 тонна). Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда җитештерүнең иң зур үсеше Саба районы тәэмин итә, монда көнгә 215 тонна җитештерелә, бу узган ел белән чагыштырганда 26% ка күбрәк. Мамадыш, Балтач, Түбән Кама, Актаныш, Азнакай, Биектау һәм Арча районнары терлекчеләренең югары күрсәткечләре бар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сөт терлекчелеге-Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләренең берсе, ә дөньякүләм вакыйгалар яктылыгында илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүче тармак буларак аеруча әһәмияткә ия. Министрлык тарафыннан республикада тармакка ярдәм итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә сөт җитештерү, эшкәртү һәм сату буенча өзлексез эш тәэмин ителә, ә җитештерү үсеше тенденциясе дә күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International