2020 елның 28 мартында Балтач районының Кенәбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Разыя Һади кызы Абдуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәйрүзә Миннебаева, «Игенче» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы бригадиры Илдар Сәмигуллин юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Разия Абдуллина озак еллар колхозда эшләгән, авылдашларының ихтирамын казанган. Тормыш иптәше белән бергә ике баласына лаеклы тәрбия бирәләр. Хәзергә вакытта ул улы гаиләсендә яши, өч оныгы һәм бер оныкчыгы бар.