ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2020 ел
җомга

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 3 апрель 18 сәгатьтән 2020 елның 4 апрель 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, 5-10 м/c, көндез урыны белән 13 м/с тизлектә. Төнлә минималь һава температурасы -1. .+2 ̊. Көндез максималь һава температурасы +13..+16 ̊.

Эпидемиологик хәлнең начар булуына бәйле рәвештә, сезне прокуратура органнарына дистанцион мөрәҗәгать итү мөмкинлеген куллануыгызны сорыйбыз

2020 елның 31 мартында Балтач районы Сәрдегән авылында яшәүче тыл ветераны Закирова Бибиниса Әшрафҗан кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2020 елның 2 апрелендә Балтач районы Куныр авылында гомер итүче тыл ветераны Зыятдинов Ибраһим Зыятдин улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бүләкләнүчеләрнең олы яшьтә булуын, аларның сәламәтлеге начар булуын һәм иммунитетының түбәнәюен исәпкә алып, эпидемиологик хәл һәм аның үсешен фаразлау шартларында Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин юбилярларны телефон аша котлады.

РФ Президентының рәсми котлавы, район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр ветераннарга юбилей көнендә туганнары аша тапшырылды.

10 апрельдән 17 майга кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак.

 

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Россельхозбанк" АҖ авыл кешеләренә ташламалы кулланучылар кредиты бирү программасын гамәлгә ашыру турындагы килешүне имзаладылар – бу “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” буенча дәүләт программасының төп инструментларының берсе.


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Пятёрочка» сәүдә челтәре Казандагы үз кибетләреннән продуктлар китереп бирү сервисын - «Доставка. Пятёрочка» - оештырган. Мондый хезмәт күрсәтү Казанның Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин, Вахит, Совет һәм Идел буе районнарында башкарыла. Сервис кысаларында Татарстан фермерларының һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясен: ит, казылык әйберләре, ярымфабрикатлар, сөт, сырлар, йомырка, сөт һәм икмәк продукциясе, яшелчәләр, чәйләр һәм башка әйберләр алырга мөмкин.

Татарстанда карантин шартларында халыкка ярдәм итү өчен берничә кайнар линия ачылды.

30 марттан башлап Татарстан территориясендә коронавирус инфекциясенең киң таралуына юл куймау сәбәпле, республиканың барлык халкы өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Аны сыйфатлы үтәү һәм гражданнарга уңайлы булсын өчен яңа сервис эшли башлады, анда өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар рәсмиләштерергә мөмкин. Проект Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәге "Ак Барс Банк" белән берлектә тормышка ашырылган.

Татарстанда санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен 1 апрельдән җәмәгать транспорты эше тәртибе үзгәрәчәк.

Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы командасы белән берлектә Yardam.ru порталын эшләтеп җибәрде - анда коронавирус таралуга бәйле рәвештә изоляция режимында булган республика халкы өчен цифрлы сервислар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат җыелган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International