10 апрельдән 17 майга кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак.
⠀
Янгын куркынычы янаган чорда республика халкына чүп-чарны һәм коры үләнне яндырырга, шулай ук учак яки мангалларда азык әзерләргә ярамый. Моннан тыш, 1-3 класслы пиротехника әйберләрен куллану тыела.