ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

6 май көнне Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев Бөек Ватан сугышы ветераннарын - Нөнәгәрдән Гыйльметдин Хәбибуллинны, Чепьядан Гарифҗан Галиевны, Бөрбаштан Нурҗиһан Хөснетдинованы, Аланнан Габделгани Нәҗиповны, Салавычтан Мөхлис Хәбибуллинны, Түбән Кенәдән Тәскирә Галимуллинаны, Таузардан Мөдәрис Зәкиевны, Балтачтан Мансур Хәсбиуллин һәм Гыйльван Гыйльмуллинны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар һәм Татарстан Республикасы Президенты буләкләрен, шулай ук район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Смәел авыл җирлегендә күп балалы гаиләләргә, ярдәмгә мохтаҗ өлкән буын кешеләренә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов кушуы буенча бирелә торган азык-төлек тутырылган тартмалар өләшенде. 

Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

9 май якынлаша, ветераннарга һәм сугышта катнашучыларның барысына да рәхмәт әйтү өчен һәркем бу бәйрәмне түземсезлек белән көтә.

Тэги: #ХәтерБакчасы #Җиңүгә75ел

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, 6-11, урыны белән көчәйгәндә 14 м/с га кадәр, көндез 17 м/с га кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +9..+14˚, максималь һава температурасы көндез +22..+27˚.

Коронавирус пандемиясе Татарстанда праймеризга төзәтмәләр кертте.


5
май, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Балтач муниципаль районына «ЯрдәмЯнәшә» Хәйрия акциясе фургоны килде. Азык-төлек җыелмаларын бушатырга волонтерлар һәм Балтач районы авыл җирлекләре башлыклары булышты.

Тэги: #ЯрдәмЯнәшә #ЯрдәмЯнәшәТатарстан

Балтач муниципаль районына 4 балалы гаиләләргә тапшырыла торган «Магнит» компаниясе азык-төлек пакетлары китерелде.

Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин да волонтер буларак, 4 кыз тәрбияләүче Саляховлар гаиләсенә азык-төлек комплектлары тапшырды. Районда барлыгы 47 гаиләгә шундый ярдәм күрсәтеләчәк.

Тэги: #ЯрдәмЯнәшә #ЯрдәмЯнәшәТатарстан

4
май, 2020 ел
дүшәмбе

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан 4-9 м/с, көндез урыны белән 14 м/с кадәр. Төнлә минималь һава температурасы +6..+9˚. Көндез максималь һава температурасы +23..+26˚.

Хуҗалыкларда хайваннарның түбән җитештерүчәнлегенең сәбәпләреннән берсе – рационнарның дөреслеген тикшереп торырга ярдәм итә торган технологияләрнең булмавы, әлеге проблеманы цифрлы заманча технологияләр хәл итә, алар азык әзерләүдәге кимчелекләрне 1%ка кадәр киметергә ярдәм итәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International