Бер округ буенча өстәмә сайлаулар өчен РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына кандидатлар өчен документлар тапшыру 15 майга кадәр озайтылды. Праймериз үткәрү процедурасына яңа коронавирус йогышы пандемиясе төзәтмәләр кертте.
Якынча мәгълүматларга караганда, бердәм тавыш бирү көнендә 2020 елның 13 сентябрендә Россия Федерациясенең 53 субъектында сайлаулар узачак. 13 сентябрьдә Татарстан муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына сайлауларда депутатлыкка кандидатлар билгеләү буенча алдан тавыш бирү 2 мартта старт алды.
Праймеризда катнашу өчен документлар 5 майга кадәр кабул ителә, ә кандидатларны теркәү 10 майда тәмамлана. Инде хәзер үк теркәлгән дәгъвачылар саны 11 меңнән артып китә, бу күрсәткеч 10 майга артачак. Коронавирус пандемиясе аркасында документларны электрон рәвештә тапшырырга мөмкин. Шуның белән бергә, РФ Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда катнашу өчен гаризалар кабул итүне 15 майга кадәр озайттылар.
«Бердәм Россия» уставы нигезендә, праймериз - партиядән алга таба хәрәкәт итү өчен кандидатларны сайлап алуның мәҗбүри процедурасы. Алдан тавыш бирү 31 майга кадәр узачак.