Смәел авыл җирлегендә күп балалы гаиләләргә, ярдәмгә мохтаҗ өлкән буын кешеләренә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов кушуы буенча бирелә торган азык-төлек тутырылган тартмалар өләшенде.
Бу акция Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы биргән исемлек нигезендә, “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” хәрәкәте кысаларында үтте.