Балтач муниципаль районына 4 балалы гаиләләргә тапшырыла торган «Магнит» компаниясе азык-төлек пакетлары китерелде.
Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин да волонтер буларак, 4 кыз тәрбияләүче Саляховлар гаиләсенә азык-төлек комплектлары тапшырды. Районда барлыгы 47 гаиләгә шундый ярдәм күрсәтеләчәк.