«Хәтер бакчасы»

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

9 май якынлаша, ветераннарга һәм сугышта катнашучыларның барысына да рәхмәт әйтү өчен һәркем бу бәйрәмне түземсезлек белән көтә.

Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелә. Һәм нәкъ менә быел, кызганычка каршы, без ветераннарыбыз белән очраша алмыйбыз, шуңа күрә бу 9 Май үзенчә моңсу.

Әмма «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте һәлак булганнарның барысын да искә алу хөрмәтенә бөтен ил буйлап агачлар утыртырга тәкъдим итте. Бу - хәтер бакчасы - тарихыбызны балаларга һәм оныкларга тапшырырга мөмкин булган урын булачак.

Бүген «Ватан сугышчылары» мемориалында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нугаев Камил Әсгать улы, шулай ук район администрациясе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 75 чия агачы утырттылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International