Бүген Балтач муниципаль районына «ЯрдәмЯнәшә» Хәйрия акциясе фургоны килде. Азык-төлек җыелмаларын бушатырга волонтерлар һәм Балтач районы авыл җирлекләре башлыклары булышты.
Акция кысаларында Балтач муниципаль районында яшәүче 479 кеше азык-төлек җыелмалары алачак.
Акциядә Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин да катнашты. Ул Балтач районының Норма авылында яшәүче Хәйруллина Энҗе гаиләсенә һәм Галиева Наилә гаиләсенә азык-төлек тартмалары тапшырды. Шулай ук район башлыгы Норма авылындагы пенсионер Садыйкова Галиягә азык-төлек җыелмасы алып килде.
Районның авыл җирлекләренә төяп озату оештырылды, авылларда азык-төлек җыелмалары инде тапшырылып бетте.
«ЯрдәмЯнәшә» масштаблы Хәйрия акциясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте.
«ЯрдәмЯнәшә» акциясе кысаларында 6 категориядәге гражданнар азык-төлек җыелмалары алачак.