Балтач районы башлыгы һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

6 май көнне Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев Бөек Ватан сугышы ветераннарын - Нөнәгәрдән Гыйльметдин Хәбибуллинны, Чепьядан Гарифҗан Галиевны, Бөрбаштан Нурҗиһан Хөснетдинованы, Аланнан Габделгани Нәҗиповны, Салавычтан Мөхлис Хәбибуллинны, Түбән Кенәдән Тәскирә Галимуллинаны, Таузардан Мөдәрис Зәкиевны, Балтачтан Мансур Хәсбиуллин һәм Гыйльван Гыйльмуллинны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар һәм Татарстан Республикасы Президенты буләкләрен, шулай ук район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Рәхмәт сезгә, Ветераннар! Бөек Җиңүдә сезнең өлешегез чиксез! Бары сезнең ышаныч, тырышлык кына бу көннәрне күрергә насыйп иткәндер дә. Сезнең бу батырлыкны киләсе буыннар да дөрес аңлап бәяләсә иде.

Бөек Җиңүгә өлешләре кергән, сугыш михнәтләрен үз җилкәләрендә татыган ветераннарга хөрмәтебез зур!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International