16 июль көнне балалар мәйданчыгында «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре «Безнең ишегалды уеннары» һәм газетадан башлык ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2020 елның 17-18 июлендә Байлар Сабасындагы «Аргамак» картодромында картинг буенча республика ярышлары узды. Яхшы нәтиҗәләргә Балтач ДОСААФ командасы спортсменнары иреште.
Озак еллар ГХАТ булеген җитәкләгән Фирая Котдус кызы Хакимҗанова бүген олы юбилеен - 70 яшен билгеләп үтә.
Пыжмара авыл җирлеге территориясендә үзара салым программасы нигезендә башкарылучы эшләр гөрли.
Көн арты көн үтә, июльнең икенче яртысы да килеп җитте. Димәк, урып-җыю башланырга да ерак калмады. Өстәвенә, коры, эссе көннәр игеннәр өлгерешен тизләтә. Игенчеләребез дә инде тиешле чараларны күрә: ындыр табакларында эшләүчеләр амбарларны яңа ашлык кабул итүгә, ә механизаторлар комбайннарны кырга чыгарга әзерли.
Агымдагы елның 5 аенда хуҗалыкларның барлык категорияләре буенча тулаем продукция күләме 77,1 млрд. сум тәшкил итте, ягъни узган ел дәрәҗәсенә карата 101,5%. Акчалата керем 7% ка арткан һәм 40,6 млрд. сум тәшкил итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
18 июль 18 сәгатьтән 19 июль 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-ХІІ номерлы ТР Законы нигезендә 31 июль эшләми торган көн (Корбан бәйрәме) булып санала, «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк» дәүләт бюджет учреждениесе бәйрәм алды, ял һәм бәйрәм көннәрендә КФҮ ДБУ бүлекләре/филиалларының эш графигын тәкъдим итә.