Фирая Котдус кызы Хакимҗанова олы юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Озак еллар ГХАТ булеген җитәкләгән Фирая Котдус кызы Хакимҗанова бүген олы юбилеен - 70 яшен билгеләп үтә.

Фирая Котдус кызын әле күркәм бәйрәме белән Балтач район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Рифхать кызы Ахметханова котладылар, район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырдылар.

Гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган Фирая Хакимҗанова ихласлылыгы, ягымлылыгы белән кешеләр күңелен яулый алган шәхес. Юбилярга һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калырга, алга таба да балалары, оныклары арасында бәхетле булып, шатланып яшәргә насыйп булсын!

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International