Пыжмара авыл җирлеге яңалыклары. Үзара салым программасы нигезендә башкарылган эшләр

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Пыжмара авыл җирлеге территориясендә үзара салым программасы нигезендә башкарылучы эшләр гөрли:

  • Иске Пукшинер авылында су линиясенең калган өлеше "Чепья МПП ЖКХ" ҖЧҖ тарафыннан алмаштырылды;
  • Пыжмара гомуми белем бирү мәктәбе янындагы хоккей мәйданы өчен материаллар кайтарылды һәм ул яңартылды;
  • Пыжмара авылындагы иске зират яңа коймалар белән әйләндереп алынды;
  • Сәрдек, Пыжмара, Әтнә, Югары Сәрдек авыллары урамнары “Балтасиагрохимсервис” ҖЧҖ тарафыннан таш җәеп төзекләндерелде;
  • Сәрдек һәм Пыжмара авылларына запас су кудыргыч насослар алынды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International