«Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен төзекләндерү республика программасы кысаларында Балтач штб. Ленин урамы буенча 37, 37А һәм Нариман урамы буенча 39,43, 45А йортларындагы ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган чараларны дәвам итеп, 22 июль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе Лев Кассильнең «Дорогие мои мальчишки» китабына буктрейлер тәкъдим итә.
«Файдалы ял» программасын тормышка ашыру кысаларында 2020 елның 21 июлендә Карадуган авыл җирлегенең социаль участогында профилактика субъектлары тарафыннан чираттагы чара үткәрелде.
10 июльдә Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча беренче Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде. Конкурста Татарстанны берьюлы 5 кластер тәкъдим итәчәк, аларның һәркайсы үз эченә бер яки берничә аеруча саклана торган табигый территорияне ала. Проектлар өчен 23 июльгә кадәр priroda.life сайтында тавыш бирергә мөмкин.
20 июль көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров видеоконференцэлемтә режимында республиканың икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлары җитәкчеләре белән очрашты.
21 июль 18 сәгатьтән 22 июль 18 сәгатькә кадәр консультация-кисәтү
Балтач районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә, санкцияләнмәгән коену урыннары буенча даими рейдлар үткәрә.
2020 елның 24 июлендә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында «Хокукый белемнәр мәктәбе» дәресе: «Льготалы категория гражданнарны санатор-курорт дәвалавы» дип аталган семинар узачак.
Балтач Үзәк китапханәсе «Җәйге китапханә» алачыгын ачып җибәрә.