10 июльдә Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча беренче Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде. Конкурста Татарстанны берьюлы 5 кластер тәкъдим итәчәк, аларның һәркайсы үз эченә бер яки берничә аеруча саклана торган табигый территорияне ала. Проектлар өчен 23 июльгә кадәр priroda.life сайтында тавыш бирергә мөмкин.
Туристлык-рекреация кластерлары булдыруга һәм экотуризмны үстерүгә Бөтенроссия конкурсы «Экология» илкүләм проектын һәм Россиядә 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан үткәрелә.
Аеруча саклана торган һәм алар янәшәсендәге табигый территорияләрне комплекслы үстерү кысаларында 10 пилот туристлык-рекреация кластеры булдыру конкурсның нәтиҗәсе булырга тиеш.
Төбәк проектларына тавыш бирү өчен авторизацияне узарга кирәк (социаль челтәрләр аша моны эшләргә җиңелрәк) һәм «География» бүлегендә республика заявкаларына «лайк» куярга кирәк. Конкурста катнашу өчен Россиянең 68 субъектыннан 115 гариза керде. Проектлар кысаларында 239 ООПТ (162 федераль һәм 77 региональ) тәкъдим ителгән. Җәлеп ителгән территориянең гомуми мәйданы 58 млн га тәшкил итә. Татарстан иң күп заявка биргән командаларның берсе булды.
Конкурста катнашу өчен республика барлыгы 5 потенциаль туристик-рекреацион кластер җибәргән:
Һәр заявканы махсус оештырылган консорциум тәкъдим итә – конкурс шартлары буенча һәр проектның дисциплинарара командасы составында субъект, муниципалитет һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр булган бюджет оешмасы вәкилләре булырга тиеш. Татарстан командалары составына проектлар эшләүче архитекторлар, конкурста катнашучы районнар башлыклары, җирле эшмәкәрләр, профильле министрлыклар һәм комитетлар җитәкчеләре, шулай ук экология, икътисад, туризмны үстерү һәм аеруча саклана торган табигый территорияләрдә инфраструктура булдыру өлкәсендә федераль һәм региональ экспертлар төркеме керде. Татарстаннан килгән гаризаларны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады.
Республика заявкаларын Татарстан Республикасы президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова һәм «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды алып барды. Гаризалар әзерләүне оештыру өчен табигый территорияләрдә коммерция һәм туристик инфраструктура булдыру буенча эксперт Оксана Саргина махсус чакырылган иде. Беренче этап нәтиҗәләре буенча 28 июльдә конкурс комиссиясе ТОП-30 заявканы сайлап алачак, алар командалары махсус эшләнгән Акселерация программасында катнаша алачак. Бу этапта туристик-рекреацион кластерларның комплекслы проектлары эшләнәчәк. Эшкә төбәк халкы да кушыла алачак-территорияне үстерү турындагы идеяләрне краудсорсинг платформасында калдырырга мөмкин булачак.
Конкурс һәм акселерация нәтиҗәләре буенча җиңүче 10 территория федераль һәм региональ башкарма хакимият органнарыннан ярдәм алачак. Проектны РФ табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү буенча РФ министрлыгы һәм РФ Туризм буенча федераль агентлыгы хуплады. Моннан тыш, җиңүче проектлар федераль программаларга кертеләчәк. Конкурс нәтиҗәләре 16 октябрьдә игълан ителәчәк.
Өстәмә сораулар һәм мәгълүмат:
Зилә Гарипова +7(937)773-04-10
garipova@institute.tatar