Балтач Үзәк китапханәсе «Җәйге китапханә» алачыгын ачып җибәрә.
Биредә сүз кышка әзерлек турында барачак: нинди дару үләннәре җыярга, миллек бәйләү серләре, кыярны тозларгамы әллә маринадлау яхшыракмы? Интернетта күп бит андый мәгълүмат, диярсез. Ә без сезгә аларның уңайлы һәм үзебез тикшереп караган ысулларын тәкъдим итәчәкбез.