«Льготалы категория гражданнарны санатор-курорт дәвалавы»

2020 елның 21 июле, сишәмбе

2020 елда Вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән социаль проектны гамәлгә ашыра.

2020 елның 24 июлендә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында «Хокукый белемнәр мәктәбе» дәресе: «Льготалы категория гражданнарны санатор-курорт дәвалавы» дип аталган семинар узачак.

Әлеге дәреснең максаты: ата-аналарга санатор-курорт шифаханәләренә путевка бирү тәртибе һәм шартлары, санатор-курорт дәвалауга каршы күрсәткечләр, социаль хезмәт күрсәтү җыелмасын бирү тәртибе, хокук куллану практикасы, әлеге мәсьәләләр буенча карарларга шикаять бирү практикасы турында мәгълүмат бирү.

Катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча дәрескә язылырга (моның өчен сезнең исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерын WhatsApp яки смс-хәбәр буенча җибәрергә кирәк) (Галиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта конференциягә сылтама буенча Zoomга кушылырга кирәк, ул сезгә соңрак җибәреләчәк.

Шулай ук хәбәр итәбез, дәрес вакытында җавап алырга теләгән соравыгызны (*мөрәҗәгать түгел) әлеге электрон адреска Adelina.Galiullina@tatar.ru юлларга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International