«Безнең ишегалды»

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

«Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен төзекләндерү республика программасы кысаларында Балтач штб. Ленин урамы буенча 37, 37А һәм Нариман урамы буенча 39,43, 45А йортларындагы ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. 

Бүгенге көндә биредә бордюрлар куелган, асфальт ремонтланган, грунт кайтарылган һәм газон чәчелгән. Кече архитектура формалары урнаштыруга әзерлек бара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International