Балтач районында санкцияләнмәгән коену урыннары буенча рейдлар уза

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Балтач районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә, санкцияләнмәгән коену урыннары буенча даими рейдлар үткәрә.

Административ комиссияләр җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен беркетмәләр төзү буенча вәкаләтләргә ия. Хокук бозучылар ТР КоАП 3.0 статьясы буенча (Татарстан Республикасы территориясендә су объектларында кешеләрнең гомерен саклау кагыйдәләрен бозу) административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин (гражданнарга штраф 1000 сумнан 1500 сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 4000 сумнан 5000 сумга кадәр; юридик затларга - 40000 нән 50000 сумга кадәр).

Исегезгә төшерәбез, тыелган урыннарда су коену - сулыкларда үлүнең төп сәбәпләренең берсе. Куркынычсызлык таләпләре нигезендә җиһазландырылмаган сулыкларда ял иткәндә сез тормышыгызны җитди куркыныч астына куясыз! Суда үз-үзеңне тотуның барлык кагыйдәләрен мәҗбүри үтәү - кешеләрнең сәламәтлеген саклау һәм гомерен саклап калу нигезе.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International