Көн арты көн үтә, июльнең икенче яртысы да килеп җитте. Димәк, урып-җыю башланырга да ерак калмады. Өстәвенә, коры, эссе көннәр игеннәр өлгерешен тизләтә. Игенчеләребез дә инде тиешле чараларны күрә: ындыр табакларында эшләүчеләр амбарларны яңа ашлык кабул итүгә, ә механизаторлар комбайннарны кырга чыгарга әзерли.
13 июльдән хуҗалыкларда комбайннар парады башланды. Беренчеләрдән булып, «Алга», «Игенче», «Сорнай», «Бөрбаш», «Татарстан», Тимирязев исемендәге хуҗалык комбайнчылары хисап тотты. «Маяк», «Яңа тормыш», «Борнак», «Сосна», «Дуслык», «Уңыш», Тукай исемендәге хуҗалыкларда да комиссия ашлык җыю техникаларының төзеклеген, ремонт сыйфатын тикшерде.
Комиссия күпчелек механизаторларның бу эшкә җаваплы каравын билгеләп үтте, вак-төяк кимчелекләрне уракка керешкәнче төзәтергә кушылды. Бөртеклеләрне югалтуларсыз җыйнап алуда техникаларның төзеклеге хәлиткеч роль уйнавын истән чыгарырга ярамый.