18 июль 18 сәгатьтән 19 июль 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Алмашынучан болытлы һава. Кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр. Аерым районнарда яшен. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан 6-11 м/c, урыны белән кыска вакытлы көчәйгәндә 15-20 м/c кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +12..+17˚. Көндез максималь һава температурасы +22..+24˚.