Картинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

2020 елның 17-18 июлендә Байлар Сабасындагы «Аргамак» картодромында картинг буенча республика ярышлары узды. Яхшы нәтиҗәләргә Балтач ДОСААФ командасы спортсменнары иреште.

«125-А» классында II урынны - Азат Мөхәммәтҗанов, III урынны-Вәлиәхмәт Хәкимов, «Восход» классында III урынны Илмир Мөкминов яулады.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Спортчыларыбызны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International