2020 елның 12 августында Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы утыз тугызынчы утырышы узды.
11 август көнне Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин урып-җыюның ике атна нәтиҗәләре буенча алдынгы комбайнчыларны бүләкләде.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2020 елның 20 августында 10.00 сәгатьтә видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар халкына башкарма җитештерү турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштыра.
Чапшар авылында яшәүче тыл ветераны Гыймадиева Вафия Салих кызына 9 август көнне 90 яшь тулды.
2020 нче елның 11 нче августында Югары Субаш авыл җирлегенең Югары Субаш авылында Татарстан Республикасында спорт объектларын төзү һәм ремонтлау программасы буенча спорт мәйданчыгы ачылды.
Алмашынучан болытлы һава торышы. Урыны белән яңгыр, көндез аерым районнарда яшенле яңгыр. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 3-8 м/c, көндез урыны белән кыска вакытлы көчәйгәндә 14 м/c кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +9˚..+14˚. Көндез максималь һава температурасы +19˚..+22˚.
12 августта 8.00-12.00 сәгатьләрдә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең кече һәм урта бизнес субъектлары өчен “кайнар линия” үткәрә.
Эшмәкәрләргә консультацияне (843)255-25-71 номеры буенча Татарстан Росреестрының инвестиция проектлары буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева бирә.
10 августта, «Россия Федерациясенең аерым закон актларына дәүләт кадастр бәяләвен камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон үз көченә керде.
Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрү кысаларында, аны үткәрүдә сезнең катнашу мөмкинлеге турында җиткерәбез. Гражданнарның фикерләрен анализлау нәтиҗәләре буенча безнең оешманың эшен яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк.
Моның өчен сезгә «Интернет» челтәре аша http://sobes.tatarstan.ru/rus/opros-grazhdan-o-kachestve-okazaniya-uslug.htm сылтамасы буенча кереп анкетаны узарга кирәк.
Шулай ук «Наз» комплекслы үзәге эшчәнлеге турындагы фикерегезне bus.gov.ru сайтында да калдырырга мөмкинлек бар - дәүләт хезмәтләре бердәм порталында (ЕСИА) теркәү язмасын файдаланып: https://bus.gov.ru/pub/info-card/236489?activeTab=5
Безнең оешма тормышында катнашуыгыз өчен рәхмәт һәм киләчәктә дә хезмәттәшлеккә өметләнәбез!