Гыймадиева Вафия Салих кызына 90 яшь тулды

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Чапшар авылында яшәүче тыл ветераны Гыймадиева Вафия Салих кызына 9 август көнне 90 яшь тулды.  

Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Норма  авыл җирлеге башлыгы Радик Шарифҗанов, район мәгариф бүлеге җитәкчесенең урынбасары Рәмзия Хәйруллина юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменннән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International