Балтач районы Татарстанда кече хуҗалыкларны үстерү буенча лидерлар өчлегенә керде

2026 елның 25 мае, дүшәмбе

Бүген Арча районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов җитәкчелегендә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе уза. Биредә район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов җитәкчелегендә җирлек башлыклары катнаша. 

Муниципаль районнарның кече хуҗалык итү формаларын үстерү күрсәткечләре буенча рейтингта безнең Балтач районы 3 урында.

 "Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы" номинациясендә җиңү яулаган Сосна авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сәлим улы Габдрахманов, Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Рафил Харис улы Сәлихҗанов, шулай ук  "Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык" номинациясендә җиңүче райондашларыбыз - Шакиров Рафис Хәмәтфасыйх улы, Хаҗиева Гөлия Васил кызы һәм Шәрипов Риваль Гаис улы бүләкләнеп уздылар. Җиңүче райондашларыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International