11 август көнне Югары Субаш авылында 24нче универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасы узды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Мингулов Алмаз Минвазыйх улы, Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы, Балтач районы башлыгы урынбасары Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәел улы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы, җирлек башлыгы Вафин Ранис Борис улы, Субаш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Галиева Раилә Мәсхүт кызы, Тукай исемендәге җәмгыять директоры Мөхәммәтгалиев Рамил Наил улы, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәктәп, клуб, медпункт хезмәткәрләре, Югары Субаш авыл җирлеге халкы катнашты. Мәйдан Югары Субаш гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә урнашкан, волейбол һәм баскетбол уйнау өчен билгеләнгән. Объект Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында төзелде.
Яңа уку елы алдыннан Субаш мәктәбендә спорт мәйданчыгы ачылу күптән көтелгән вакыйга булды. Заманча спорт мәйданчыгы балалар өчен генә түгел, ә барлык Югары Субаш авыл җирлеге халкы өчен дә спортны үстерү урынына әвереләчәк.
Эшлекле сәфәр кысаларында Алмаз Минвазыйх улы Кариле авылында МБУ «Спорт мәктәбе» филиалы - спорт залында булды, анда хәзерге вакытта «Демография» милли проектының «Спорт - тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында капиталь ремонт эшләре бара.
.jpg)
.jpg)
.jpg)