Балтачлылар өчен башкарма җитештерү турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм оештырыла

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2020 елның 20 августында 10.00 сәгатьтә видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар халкына башкарма җитештерү турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштыра.

Чарада Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Суд приставларының территориаль бүлекләре һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

Сорауларны 2020 елның 14 августына кадәр  Балтач район башкарма комитетының юридик бүлегенә  8 (84368) 2-54-37 телефонына шалтыратып калдыра аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International