Өченче чакырылыш Балтач район Советының утыз тугызынчы утырышы

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

2020 елның 12 августында Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы утыз тугызынчы утырышы узды.

Утырыш эшендә Балтач район Советы депутатлары онлайн-форматта катнаштылар, утырыш залында район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Балтач муниципаль районының 2020 елга, 2021-2022 елларның планлы чорына кабул ителгән  бюджетына үзгәрешләр кертү турында.

2. Балтач муниципаль районының агымдагы елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында.

3. Балтач  муниципаль районының  2020 елдагы 6 айлык  бюджет үтәлеше турында.

4. Район бюджетының тәэмин ителешен тигезләр өчен дотация алыштыруны килештерү турында.

5. Балтач муниципаль районының 2020 елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру  планына өстәмәләр кертү турында.

6. Балтач район Советы каршындагы Яшьләр парламенты турында.

7. Балтач муниципаль районы  участок сайлау комиссияләренең резерв составына кандидатуралар тәкъдим итү турында.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Р.М. Ильясов, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.С. Галимуллин, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе И.М. Фәтхетдинов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Р. Р. Заһидуллин, Балтач район Советы Аппараты җитәкчесе И.С. Сабиров чыгыш ясадылар.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International