11 август көнне Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин урып-җыюның ике атна нәтиҗәләре буенча алдынгы комбайнчыларны бүләкләде.
Тимирязев исемендәге хуҗалыктан Ясәви Ногманов беренче атнаның "Иң яхшы комбайнчы"сы исеменә лаек булды. Урып-җыюның икенче атнасы нәтиҗәләре буенча "Игенче" хуҗалыгыннан Алмаз Гарипҗанов җиңүче булып танылды. Рамил Нотфуллин аларны ихлас күңелдән котлап, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
.jpg)
.jpg)