Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Табигатьтә – галиҗанәп алтын көз. 5 октябрь көнне табигать тагын да матурланды, җылы җилләр исеп, кояш нурын сипте.
Өлкәннәр декадасына багышланган чаралары кысаларында Балтач районы пенсионерлары Тинчурин исемендәге театрда хәйрия спектаклен карадылар. Сәфәр алдыннан өлкән яшьтәге гражданнар өчен «Наз» үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге оештырган «Көзге кәеф» фотозонасында фотосессия үткәрелде.
2023 елның 7-10 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының шактый үзгәрүе турында Доклад-консультация
Хөрмәтле укытучылар-ветераннарыбыз! Бүген Укытучылар көне! «Наз» үзәге өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре өлкәннәребезне бәйрәм белән котладылар, аларны тәмле чәйләр белән сыйладылар, бүләкләр тапшырдылар.
Өлкәннәр декадасы кысаларында 4 октябрьдә «Наз» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге, үзәк район китапханәсе белән берлектә өйдә социаль хезмәтләр алучылар һәм район пенсионерлары өчен «Җан тынычлык теләми» бию кичәсе оештырды.
Олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы укытучыларыбыз! Мөхтәрәм мәгариф ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм. Бүгенге күркәм бәйрәм – Халыкара укытучылар көнендә иң изге теләкләремне кабул итегез!
4 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Мы Вас любим, уважаем» дип аталган бәйрәм программасы уздырылды. Чарага Балтач урта мәктәбенең 1-В сыйныфы укучылары һәм аларның әби-бабайлары килде.
Архивтан хәбәрләр
7 октябрь, ягъни шимбә көнне, "Сабантуй" паркы янәшәсендәге болынлыкта быелгы сезонны ябу уңаеннан, ат чабышы һәм механизаторлар арасында ярышлар узачак. Программага шулай ук трактор белән йөк күчерү бәйгесе дә кергән.