Олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы укытучыларыбыз! Мөхтәрәм мәгариф ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм. Бүгенге күркәм бәйрәм – Халыкара укытучылар көнендә иң изге теләкләремне кабул итегез!
Сезнең үтә дә җаваплы хезмәтегез, киңкырлы эшчәнлегегез бәяләп бетергесез. Замана үзгәргән, тормышка яңа технологияләр үтеп кергән саен катлаулана барган эшегез сабырлык һәм тырышлык сорый, чөнки һәр яңа буынны тулысынча уку процессына җәлеп итү, кызыксындыра алу өчен укытучының үзенә дә замана белән бергә атлау таләп ителә.
Укытучы биргән белемнәр, үгет-нәсыйхәт һәр кешегә тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Мөгаллимнәрнең авыр, катлаулы, җаны-тәне белән бирелеп эшләүне таләп иткән һөнәрләре, үзләрен мәктәпкә, укучыларына, аларга төпле белем бирүгә багышлаулары бәяләп бетергесез олы хезмәт! Һөнәрегезгә тугры булуыгыз һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә, укытучылар! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, киләсе көнгә ышаныч, максатка омтылучан һәм игелекле укучылар, эшегездә иҗади уңышлар телим!
Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р. Нотфуллин