7 октябрьдә "Сабантуй" паркында ат чабышлары узачак

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

7 октябрь, ягъни шимбә көнне, "Сабантуй" паркы янәшәсендәге болынлыкта быелгы сезонны ябу уңаеннан, ат чабышы һәм механизаторлар арасында ярышлар узачак. Программага шулай ук трактор белән йөк күчерү бәйгесе дә кергән.

Ат чабышлары ике яшьлек атлар, ярымтокымлы айгырлар һәм бияләр, гарәп атлары, чиста токымлы чабышкылар һәм яшь җайдаклардан җыелган аерым төркем арасында оештырылачак. Чабышкылар, гадәттәгечә, 1200 - 1800 метр аралыктагы дистанцияләрдә көч сынаша.

Чабышта катнашырга теләк белдергән җайдакларның үзләре белән медицина справкасы, паспорт копиясе, саклагыч шлемнары булуы шарт! 14 яше тулмаган җайдакларга, бары тик әти-әнисенең рөхсәт кәгазе булган очракта гына, ярышларга катнашу рөхсәт ителә.

Җирлекләрдән җыелган командалар өчен ярышларга теркәлү иртәнге сәгать 9.00 - 10.00 сәгатьләр, ә ат чабышларына 9.30 - 10.50 сәгатьләр арасында башкарылачак.

Хөрмәтле райондашлар, сезне сезон ябу уңаеннан оештырылачак чарага чакырып калабыз. Ярышлар бик күңелле һәм мавыктыргыч булырга ошап тора, килми калмагыз!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International