Балтач үзәк балалар китапханәсендә Өлкәннәр көненә багышланган тематик кичә узды

2023 елның 6 октябре, җомга

Табигатьтә – галиҗанәп алтын көз. 5 октябрь көнне табигать тагын да матурланды, җылы җилләр исеп, кояш нурын сипте.

Һәм  менә шундый көнне  Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Өлкәннәр көне  уңаеннан “Көзләр алып килсен яз сафлыгын!” дип аталган тематик кичә үтте.

Балтач урта мәктәбенең 5-В сыйныфы укучылары  чынлап та әби-бабайларына язгы кәеф бүләк иттеләр, аларга багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, үзләре төшкән “Ералаш” видеоролигын күрсәттеләр.

Кичәнең икенче өлешендә укучылар әби-бабайлары белән кызыклы уеннарда катнаштылар, биремнәрдә тапкырлыкларын сынадылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International