Урман хезмәткәрләре көненә үстерү шөгыле: табигать һәм ТРның Кызыл китабы турында белдек!

2026 елның 25 сентябре, җомга

«Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көндезге төркемдә катнашучылар өчен Урман хезмәткәрләре көненә багышланган мавыктыргыч дәрес үткәрделәр.
     Очрашу кунагы Балтач тыюлыгы башлыгы Васильев Илнар Уралович булды. Ул социаль хезмәт алучыларга Татарстан Республикасы биоресурслар комитеты эшчәнлеге турында сөйләде, табигатьне саклауның Безнең төбәк өчен никадәр мөһим булуын ассызыклады, Татарстан Республикасының Кызыл китабы белән таныштырды — бергәләп битләрне карадылар һәм сакларга кирәк булган сирәк төрләр турында фикер алыштылар. 
    Сораулар, җанлы фикер алышулар һәм яңа ачышлар күп булды-катнашучылар әйләнә-тирә дөньяга яңача карадылар һәм һәркемнең табигатьне саклауга ничек өлеш кертә алуын аңладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International