Әлеге яңалык сайтта бирлмәгән
Балтач районында 50,60 ел иңне-иңгә куеп парлы сукмактан атлаучы гаиләләр бик күп. Алтын туйларын билгеләп узучы гаиләләрне ЗАГС бүлеге тарафыннан рәсми котлау, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләрен тапшыру безнең районда матур традиция.
Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә агымдагы елның 13-15 октябрь көннәрендә дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» акциясе узачак. Акциянең максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буйлап таралып яшәгән татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту.
Нөнәнгәр җирлеге пенсионерларын бәйрәм белән котладылар
Балтач районының Чепья авылында өлкәннәрне олы яшьтәгеләр көне белән котладылар. Пенсионерлар өчен чәй эчү һәм музыкаль котлау оештырдылар
Өлкәннәр декадасы кысаларында Пыжмара җирлегендә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр.
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
«Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы ярдәме белән «БумБатл»макулатурасын җыю буенча масштаблы бөтенроссия акциясен үткәрә.
Яңа хезмәт атнасының эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе күңелле мизгелләрдән башланып китте. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин Казан шәһәренең "Патриот" үзәгендә җәмәгать тәртибен саклаучы "Форпост" яшьләр оешмалары арасында узган XXIII республика спартакиадасыннан икенче дәрәҗәле урын яулап кайткан районыбыз "Форпост"чыларын җиңүләре белән тәбрикләде. Команда да барысы да Балтач мәктәбендә белем алучы яшүсмерләр.