«Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы ярдәме белән «БумБатл»макулатурасын җыю буенча масштаблы бөтенроссия акциясен үткәрә.
Акция 2023 елның 10 октябреннән 15 ноябренә кадәр узачак, анда балалар бакчалары, мәктәпләр, колледжлар, югары уку йортлары, шулай ук коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала. Максат Россиянең яшь буынын аңлы куллану культурасына җәлеп итү, шул исәптән калдыкларны аерым җыю аша.
Акциянең үзенчәлеге булып аның катнашучылары өчен җыелган макулатураны мәдәни чараларга бару өчен билетка алмаштыру мөмкинлеге тора.