Район башлыгы XXIII республика яшьләр спартакиадасы җиңүчеләрен котлады

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Яңа хезмәт атнасының эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе күңелле мизгелләрдән башланып китте. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин Казан шәһәренең "Патриот" үзәгендә җәмәгать тәртибен саклаучы "Форпост" яшьләр оешмалары арасында узган XXIII республика спартакиадасыннан икенче дәрәҗәле урын яулап кайткан районыбыз "Форпост"чыларын җиңүләре белән тәбрикләде. Команда да барысы да Балтач мәктәбендә белем алучы яшүсмерләр.
" Уңышларыгыз дәвамлы булсын егетләр-кызлар, без сезнең белән горурланабыз!"- дигән теләкләрен җиткерде район башлыгы.✊

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International