Алтын көзләрдә алтын туйлар

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Балтач районында  50,60 ел иңне-иңгә куеп парлы сукмактан атлаучы гаиләләр бик күп. Алтын туйларын билгеләп узучы гаиләләрне ЗАГС бүлеге тарафыннан рәсми котлау, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләрен тапшыру безнең районда матур традиция.

2023 елның 09 октябрь көнендә алтын туйларын билгеләп узган Смәел авылында гомер кичерүче Фәния һәм Миңсур Заһидуллиннар гаиләсе дә бүген ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге тарафыннан котлаулар кабул итте."Россиянең төп байлыгы - кешеләр. Ватанның чәчәк атуы - илдә яшәүчеләрнең һәрберсенә бәйле",-дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин.Бар гомерләрен авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган Заһидуллиннар гаиләсе дә районыбызның байлыгы, горурлыгы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International