Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Мы Вас любим, уважаем» дип аталган бәйрәм программасы  уздырылды

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

4 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Мы Вас любим, уважаем» дип аталган бәйрәм программасы  уздырылды. Чарага Балтач урта мәктәбенең 1-В сыйныфы укучылары һәм аларның әби-бабайлары килде.

Бәйрәм тантанасын алтын-сары яфракларга бизәлгән Көз кызы алып бару һич юкка түгел. Чөнки табигатьтә – алтын көз, әби-бабайларыбыз да алтынга тиң кешеләр! Аларның  киңәшләре, тәҗрибәләре дә алтын! Балалар  әби-бабайларына үзләренең җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Ә акыллы Көз кызы бәйрәмне төрле уеннар белән тагын да ямьләтте. Балалар өлкәннәр белән “Танышу”, “Буталган әкиятләр”, “Йомгагым”, “Шаян лотерея”, “Җырларны танып бел” уеннарын уйнадылар.  Бәйрәм программасы биюле конкурс белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International