ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2015 ел
җомга
 

5 Январь көнне Балтач мәдәният үзәге хезмэткэрлэре Әтнә районы халкына үзәк чыршы янында кичке бәйрәм концерты оештырып кайтты.

 

Бәйрәм белән, безнең яраткан китап укучыларыбыз! Сезне китапханәләребездә берсеннән -берсе яңа, кызыклы китаплар көткәнен онытмагансыздыр. Кышкы ялларда рәхәтләнеп китап укыйк, дуслар! Ә менә Чепья балалар китапханәсендә яңа елның беренче китап укучылары булып быел апалы-энеле Садыкова Ландыш белән Илназ китапханә елъязмасына кереп калдылар.

 

Яңгул китапханәсе балаларның кышкы каникул ялларын файдалы үткәрү йөзеннән китапханәдә, балаларны әкият геройлары белән таныштырып, геройларны балалар үз куллары белән пластилиннан ясадылар. Бу балаларны китап һәм аның геройларын исләрендә калдыру, укуда файдалану максатыннан оештырылган иде.


1
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

Агымдагы елның 1 гыйнвар көнне Янгул авылында яшәүче хезмәт ветераннары Исмагилова Зөлхәбирә Җамалетдин кызы һәм Закирова Гәйникамал Исмәгыйл кызы үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.


29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
1979 елның 25- 27 декабрь көне Әфганистан республикасына Советлар Союзы гаскәрләр керүе белән тарихка керде.

26
декабрь, 2014 ел
җомга
2014 елның  26 декабрь көнендә  Балтач районы гражданлык  хәле актларын  теркәү бинасында  паспорт тапшыру тантанасы үтте.

24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
23 декабрь көнне Казанда IT-паркта “IT-чемпион” республикакүләм конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде.

22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
17нче декабрьдә, Смәел авыл китапханәсендә “Сугыш һаман яши хәтеремдә”исемле тематик кичә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап үткәрелде. Бөек Ватан сугышы ветераннарының тормыш иптәшләре, сугыш чоры балалары-бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкләр- кичәбезнең кадерле кунаклары иделәр.
17 нче декабрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә татар балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең тууына 65 яшь тулу уңаеннан “Сандугачлы бишек” хикәятләре” исемле әдәби кичә үтте. Кичә озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе Минхаерова Р.М. җитәкчелегендә Балтач урта мәктәбенең 3 Б сыйныфы балалары ярдәме белән әзерләнеп, кунакка шул мәктәпнең 4В сыйныфы укучылары чакырылды. Шулай ук “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында 1В сыйныфы укучылары да катнашты. Балалар язучыга багышланган презентация аша Р.Бәшәрнең иҗаты, тормыш юлы белән таныштылар, шигырьләрен сөйләделәр. Әдипнең шигырьләре буенча төзелгән викторинада көч сынаштылар. Кичә тәмамлангач китап, журналлар карап, өйләренә укырга әдәбият алып киттеләр.

19
декабрь, 2014 ел
җомга
Бүген сәг.09.00да Балтач район Советының чираттагы 33-нче утырышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International