ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2014 ел
җомга
Яңа төр компенсацияне хисаплау.
11 декабрь көнне Балтач бистәсендә яшәүче физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре катнашында “Без бергә” исемле тематик кичә узды. Килгән кунаклар кичәнең беренче өлешендә китапханәгә кайткан яңа китаплар, балалар матбугаты белән таныштылар. “Китап патшалыгында кунакта” дигән икенче өлешендә әкият герой Убырлы белән Китаплар патшабикәсе балаларны һәм әти-әниләрне төрле сораулар биреп һәм табышмаклар әйтеп сынадылар, китапны сакларга кирәклеген аңлаттылар. Кичә ахырында бергәләшеп чыршы бизәп истәлеккә үзләре белән алып киттеләр.

17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген сәг.09.00 да Балтач район Советының Президиум утырышы узды.

12
декабрь, 2014 ел
җомга
Борнак авыл китапханәсендә 1 сыйныф укучыларына чираттагы мәдәни дәрес "Музейда үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез" исемле чара үткәрелде. Китапханәдә үз көчебез белән оештырылган "Туган як тарихы музее" турында сөйләнелде, экспонатлар күрсәтелде,аларның кулланылу тарихы тасвирланылды. Башка музейлар турында да мәгълүмәтләр бирелде.

10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Ватан геройлары көне

9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
4 декабрь көнне район кинооешмасы, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, өлкән буын тамашачылары өчен махсус кинотамаша үткәрде. Тамашачыларга X Казан Халыкара мөселман кинофестивале призы иясе “Мәдинә” фильмы тәкъдим ителде. Тамашачылар, киносеансларны ункөнлек кысаларында күрсәтү белән генә чикләнмичә, һәр атнаның пәнҗешәмбе көннәрендә дә күрсәтүне сорадылар. “Зур экраннан кино карагач, яшь вакытларыбыз искә төште”- дип шатланышып алдылар. Кинофильмның үзәк китапханәнең уку залында узуы, өлкәннәр өчен китап алыштыру, яңа газета журналлар белән танышу мөмкинлеге дә бирде. “Борынгы Болгар” дип исемләнгән фәнни- популяр фильм язылган диск район кинооешмасы тарафыннан һәр тамашачыга бүләк ителде. Өлкәннәребез кабаттан 11 нче декабрь көнне көндезге сәгать икедә үзәк китапханәнең уку залында “Бибинур” фильмы карау теләге белән таралалыштылар.
4 нче декабрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә татар әдибе Факил Сафинның 60 яшьлек юбилее уңаеннан, аның 2013 нче елда чыгарылган “Кошлар яратучы малай” исемле яңа балалар китабына тәкъдир итү кичәсе узды. Кичә “Кул сузып сиңа, елмаеп дәшәм,...” дип аталып, Балтач урта мәктәбенең озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе Замалиева Л.М. җитәкләгән 4в сыйныфы укучылары ярдәме белән әзерләнде. Кунак итеп шул ук мәктәпнең 4б сыйныфы балалары чакырылды. Кичә барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар. Халкыбызның милли бәйрәме сабантуйга багышланган “Сабантуй” шигырен сәхнәләштерделәр, әсәрләре буенча төзелгән табышмакларга җавап бирделәр. Кичәбез китапның эчтәлеген ача торган презентация белән үрелеп барды.
29 ноябрь көнне Ор авыл клубында "Мәңге яшә сәхнә дигән тәхет, янып иҗат итеп яшәү үзе бәхет..." дип исемләнгән тирән эчтәлекле кичә булды. Кичә “Аулак өй” күренеше белән башланып китте һәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.Ор авылының мәдәният тарихын чагылдырган презентация күрсәтелде

8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
 

2014 елның 12 декабрь көнне көндезге сәгать 12.00 дән кичке сәгать 20.00 гә кадәр Россия Федерациясе Конституция көне уңаеннан, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча барлык дәүләт һәм җирле үзидарә органнарында да Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне уздырыла.

4 нче декабрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә татар әдибе Факил Сафинның 60 яшьлек юбилее уңаеннан, аның 2013 нче елда чыгарылган “Кошлар яратучы малай” исемле яңа балалар китабына тәкъдир итү кичәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International