“Кошлар яратучы малай”

2014 елның 9 декабре, сишәмбе
4 нче декабрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә татар әдибе Факил Сафинның 60 яшьлек юбилее уңаеннан, аның 2013 нче елда чыгарылган “Кошлар яратучы малай” исемле яңа балалар китабына тәкъдир итү кичәсе узды. Кичә “Кул сузып сиңа, елмаеп дәшәм,...” дип аталып, Балтач урта мәктәбенең озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе Замалиева Л.М. җитәкләгән 4в сыйныфы укучылары ярдәме белән әзерләнде. Кунак итеп шул ук мәктәпнең 4б сыйныфы балалары чакырылды. Кичә барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар. Халкыбызның милли бәйрәме сабантуйга багышланган “Сабантуй” шигырен сәхнәләштерделәр, әсәрләре буенча төзелгән табышмакларга җавап бирделәр. Кичәбез китапның эчтәлеген ача торган презентация белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International