Балтач район Советының Президиум утырышы

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе

Бүген сәг.09.00 да Балтач район Советының Президиум утырышы узды. Анда икенче чакырылыш район Советының чираттагы утырышының үткәрү көнен һәм утырышта каралачак мәсьәләләр билгеләнде.

Икенче чакырылыш Балтач  район Советының чираттагы 33-нче утырышы  2014 нче елның 19-нчы декабрендә иртәнге сәгать 09.00да Балтач шәһәр тибындагы поселогында чакырыла.

Район Советы  утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:

1) Балтач  муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең 2014-нче елда район башкарма комитетының эшчәнлеге турында отчеты.

2) Балтач муниципаль районының 2015-нче елга, 2016-2017-нче елларның планлы чорына  бюджетын раслау турында (икенче укылыш).

3) Балтач муниципаль районында аз тәэмин ителгән категорияле халыкка һәм инвалидларга карата социаль  ярдәм күрсәтү  чаралары турында.

Утырышка чакырылалар:   район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре,    авыл хуҗалыгы,   предприятие,   оешма,   учреждение  җитәкчеләре, шәхси    эшмәкәрләр, мәктәп директорлары. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International