Инвалидлар декадасы

2014 елның 9 декабре, сишәмбе
4 декабрь көнне район кинооешмасы, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, өлкән буын тамашачылары өчен махсус кинотамаша үткәрде. Тамашачыларга X Казан Халыкара мөселман кинофестивале призы иясе “Мәдинә” фильмы тәкъдим ителде. Тамашачылар, киносеансларны ункөнлек кысаларында күрсәтү белән генә чикләнмичә, һәр атнаның пәнҗешәмбе көннәрендә дә күрсәтүне сорадылар. “Зур экраннан кино карагач, яшь вакытларыбыз искә төште”- дип шатланышып алдылар. Кинофильмның үзәк китапханәнең уку залында узуы, өлкәннәр өчен китап алыштыру, яңа газета журналлар белән танышу мөмкинлеге дә бирде. “Борынгы Болгар” дип исемләнгән фәнни- популяр фильм язылган диск район кинооешмасы тарафыннан һәр тамашачыга бүләк ителде. Өлкәннәребез кабаттан 11 нче декабрь көнне көндезге сәгать икедә үзәк китапханәнең уку залында “Бибинур” фильмы карау теләге белән таралалыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International