“IT-чемпион” республикакүләм конкурсы

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе

23 декабрь көнне Казанда IT-паркта “IT-чемпион” республикакүләм конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Әлеге конкурс 2014 нче елның 15 мартыннан старт алган иде. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнашты.
Татарстанда күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль электрон хезмәтләрне популярлаштыру максаты белән, IT-чемпион конкурсы ике ел рәттән үткәрелде. Конкурсны оештыручылар - ТР Мәгариф һәм фән, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары. Бәйге ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков ярдәме белән уздырыла. Роман Шәйхетдинов конкурста актив катнашкан муниципаль район һәм шәһәр вәкилләрен котлады. Безнең Балтач районы республикада катнашучылар саны буенча II урын яулады һәм мәгариф идарәсе рәхмәт хаты белән бүләкләнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International