Әфганистан республикасына Советлар Союзы гаскәрләр керүе тарихка керде.

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе

1979 елның 25- 27 декабрь көне Әфганистан республикасына Советлар Союзы гаскәрләр керүе белән тарихка керде. Балтач районнынан,  9 елдан артык барган бу сугышта, 170 артык яшь солдат үзләренең интернациональ бурычларын үтәделәр. “Волонтер” һәм “Яшь гвардия”  активистлары Әфганистан республикасында хәрби хәрәкәттә катнашкан Исеев Хәлил һәм Галимов Фәрит бедән очраштылар.  Балалар кызыксындырган сорауларын бирделәр, бүгенге көндә көчле, сәламәт  булырга кирәклегенә инандылар. Һәйкәл тирәсен кардан чистартып, вафат булган якташларыбызны искә алдылар.

Чарада катнашучылар мондый очрашуларны ешрак уздырырга, районыбызның тарихын тирәнрәк өйрәнергә кирәк дигән фикергә  килделәр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International